Урок №1. Основной курс


♫ аудио материал к уроку


Урок первый — Беренче дәрес



Болар нәрсәләр? Болар – саннар. Монда ничә сан бар? Монда ун сан бар. 

«Китап» сузендә ничә хәреф бар?

«Китап» сузендә биш хәреф бар.

«Мәскәу» сузендә ничә хәреф бар?

«Мәскәу» сузендә алты хәреф бар.

«Татарстан» сузендә ничә хәреф бар?

«Татарстан» сузендә тугыз хәреф бар.



Монда ничә суз бар? Монда җиде суз бар. «Казан» монда ничәнче суз? «Казан» монда өченче суз, ә «нәрсә» сузе – алтынчы суз.

Бер – беренче – беренче дәрес – берлек сан

Ике китап – икенче дәрес

Баш хәреф – башкала.


Бу китап. Бу китапта текстлар бар. Текстлар җөмләләрдән торалар. Җөмләләр сузләрдән, ә сузләр хәрефләрдән торалар.

Татар телендә дә, рус телендә дә, инглиз телендә дә сузләр бар. Татар сузе «рәсем», русча – «рисунок», ә инглизчә – «picture». «Рәсем» сузе ничә хәрефтән тора? «Рәсем» сузе биш хәрефтән тора. Ә «рисунок» сузендә ничә хәреф бар? Җиде. «Рicture» сузендә дә җиде хәреф бар.


КУНЕГУЛӘР

1. Сузләрне куплек санга куегыз:

Үрнәк: китап – китаплар.

Карават, хәреф, суз, кунегу, сан, рәсем, сорау, нәрсә, бу.


2. Сузләрне берлек санда языгыз:

Үрнәк: текстлар – текст.

Саннар, трамвайлар, җөмләләр, җаваплар, болар, китаплар, башкалалар, сузләр, рәсемнәр, сораулар, кунегуләр, хәрефләр, нәрсәләр.


3. Җөмләләр языгыз:

Урнәк: «Сан» сузе өч хәрефтән тора.

«китап» сузендә өч хәреф бар

«җөмлә» сузе биш хәрефтән тора

«биш» алты

«Казан» җиде

«башкала» тугыз

«Әлмәт»

«Мәскәу»

«кунегу»

«Татарстан»


Урнәк: Париж – Франция башкаласы.

Казан Англия башкаласы

Лондон Әфганстан сузе

Мәскәу Польша

Варшава инглиз

Кабул рус

picture Татарстан

рисунок татар

рәсем Россия


4. Урнәк буенча языгыз:

Урнәк: Бу китап тугел, бу суз. Бу сузме? Әйе, бу суз. Бу китапмы? Юк, бу китап тугел, бу суз.

1) Бу хәреф тугел, бу – сан.

2) Бу сан тугел, бу – суз.

3) Бу җөмлә тугел, бу – сан.

4) Бу сорау тугел, бу – җавап.

5) Париж Англия башкаласы тугел, Париж – Франция башкаласы.

6) Бу текст тугел, бу – китап.

7) Бу рус сузе тугел, бу – татар сузе.

8) Бу баш хәреф тугел, бу – кечкенә хәреф.

9) Бу суз дурт хәрефтән тугел, биш хәрефтән тора.

10) Бу җөмләдә җиде суз тугел, тугыз суз бар.


5. Сузләр өстәгез:

1) баш хәреф ↔ ... ...; сорау ↔ ...; берлек сан ↔ ... ...;

2) бер – ... – өч – ...; биш – ... – җиде – ... – ... – ун; дурт – ... – ике – ...;

3) «а» – хәреф; «биш» – сан; «Казан» – суз; «рәсем» – ...; «в» – ...; «Мәскәу» – ...; «ун» – ...; «Бу нәрсә?» – ...; «Бу китап» – ...; «тугыз» – ...; «сорау» – ...; «Җөмләдә өч суз бар» – ... .


6. Сузләрне ике баганага языгыз:

Нечкә сузләр Калын сузләр

нечкә, китап, башкала, Мәскәу, карават, трамвай, суз, хәреф, тугыз, җиде, Әлмәт, җөмлә, сорау, җавап, куплек, рәсем, бар, тора, татар, Казан, бер, ике, өч, нәрсә.


7. Сорауларга җавап бирегез:

1) «А» – бу нәрсә?

2) «Китап» – бу санмы?

3) «Казан» сузендә ничә хәреф бар?

4) «Татарстан» сузе ничә хәрефтән тора?

5) «Рим – Италия башкаласы» җөмләсендә ничә суз бар?

6) «3, 7, 9» – болар нәрсәләр?

7) «а» – бу кечкенә хәрефме?

8) Париж – Англия башкаласымы?

9) «К» – бу кечкенә хәрефме?

10) «Бу китапмы?» – бу сораумы?

11) «Әйе, бу китап» – ә бу сораумы?

12) «Рәсемнәр» сузе ничә хәрефтән тора?

13) «А, б, ж, ң, һ» – монда ничә хәреф бар?

14) Мәскәү – Россия башкаласымы?

15) Бу дәрестә ничә кунегу бар?



Основной курс: 2 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>