Урок №30. Основной курс


Урок тридцатый — Утызынчы дәрес


Алексей белән Марина безгә таныш студентлар белән бергә укыйлар. Алар татар телен өйрәнәләр. Бүген алар Искәндер белән Марат янына килделәр. Аларның татар теле буенча бик күп сораулары бар. Ә Марат белән Искәндәр шул сорауларга җавап бирәләр.

Марат: Сезгә татар телен өйрәнергә бик кыен дип уйлыйм.

Алексей: Әйе, бик кыен шул…

Марина: Безнең сезгә бик күп сорауларыбыз бар.

Марат: Ә минемчә, татар теле – бик җиңел тел. Чөнки аны безнең өч-дүрт яшьлек балалар да белә.

Искәндер: Ә сез хәзер нәрсә өйрәнәсез?

Алексей: Ярдәмче фигыльләрне. Татар телендә иң авыры шул дип уйлыйм.

Искәндәр: Дөрес уйлыйсыз, чөнки ярдәмче фигыльләр газет мәкаләләрендә дә, матур әдәбиятта да еш очрыйлар. Аллар телгә байлык, мәгънәләргә нечкә төсмерләр кертәләр. Аларны белергә һәм кулланырга өйрәнергә кирәк. Шунсыз татар телен белеп булмый.

Марина: Менә без соңгы дәресләрдә Хуҗаның «акыллы» куяннары турында текст укыдык. Анда ярдәмче фигыльләрне очраттык та аңлап бетермәдек.

Алексей: Әйтик, «язып ала». Монда бит ярдәмче фигыль хәрәкәтнең тиз баруын һәм берлеген күрсәтә. Ә «яза ала» дигәндә «алырга» фигыле башка мәгънәдә алып килә.

Искәндәр: Дөрес. «Алырга» фигыле хәл фигыльгә ияреп килгәндә, мөмкинлекне күрсәтә. Менә карагыз:


Алексей: Мин аңладым. Мәсәлән, «Ул машина сатып ала ала» – «Он может купить машину» дип тәрҗемә ителә.

Марат: Хәл фигыльгә иярсә, «алырга» фигыле хәрәкәтнең ничек баруын гына күрсәтә, ә гади хикәя фигыльгә иярсә – русчага – может яки умеет сүзләре ярдәмендә тәрҗемә ителә.

Марат: Тагын шулай ук «язарга» һәм «карарга» дигән фигыльләрне дә аңлатасыз иде.

Искәндәр: «Язарга» фигыле ярдәмче булып хикәя фигыльгә генә ияреп килә ала һәм хәрәкәтнең чак кына булмый калуыне күрсәтә. Мәсәлән:


«Карарга» фигыле дә, икенче фигыльгә ияреп килгәндә, башка мәгънәне белдерә. Тәрҗемә иткәндә, попробовать фигыле ярдәмендә тәрҗемә ителә. Менә шундый мисаллар китереп була: 


Алексей: Алайса «язып карады», «карый яздым», «карап яздым» аерым өч мәгънә белдерәләр. Хәзер тәрҗемә итәм: беренчесе – попробовал написать, икенчесе – чуть не взглянул, һәм соңгысы – написал, глядя … Шулаймы?

Марат: Сез бигрәк акыллы студентлар икән. Тагын нинди сорауларыгыз бар? Сорагыз. Искәндәр сезнең бу сорауларыгызга шунда ук җавап бирер.


Марина: Тагын бер соравым бар иде минем. Менә, мәсәлән, рус телендә собака – кто? соравына җавап бирә. Ә татарча эт – нәрсә? соравына җавап бирә.

Марат: Әйе, татар телендә «кем» дип кешеләргә генә әйтәләр. Тагын, кешеләргә якынлаштырып, гаилә дусты булган этләрне, мәчеләрне атыйлар.


КЕМ: Искәндәр, Марина, укытучы, студент, бабай;

НӘРСӘ: өстәл, мәче, сыер, балык, бүре;

КЕМ: Зөлфия апа, Актырнак (чөнки Зөлфия апа аны иң якын дусты итеп күрә).


Марина: Бу инглиз телендә кебекме?

Марат: Нәкъ шулай. Шуңа күрә сезгә моңа ияләшергә кыен булмас дип уйлыйм.



Марина: Мин әйткән идем инде: без Хуҗаның «акыллы» куяннары турында хикәя укыган идек. Ә кем соң ул – Хуҗа Насретдин? Мин сүзлек буенча карадым: Хуҗа хозяин итеп тәрҗемә ителә икән…

Искәндәр: Хуҗа Насретдин – ул төрки халыкларның җыелма образы. Ул Урта Азия төрки халыкларына билгеле һәм шуннан татар халкына да килгән. Һәр халык аны үзенеке дип саный. Аның турында бик күп хикәяләр һәм мәзәкләр бар. Ул мәзәкче генә түгел, ә халыкның акыл иясе дә.

Марат: Безнең өйдә «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» дигән китап бар. Кызыксынсагыз, мин сезгә аны алып килә алам.

Марина: Тәрҗемә итәргә дә булышсагыз…

Марат: Бераз булышырбыз, шулай бит, Искәндәр. Ләкин сез үзегез аңларга тырышыгыз.

Марина: Ә сез үзегез дә безгә булышырга тиеш…


Ә хәзер Маратның «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» китабыннан мәзәкләр укыгыз:


Хуҗа ни өчен хат язып бирмәгән

Беркөнне Хуҗаның күршесе: «Минем шәһәрдәге туганыма хат язып бир әле», – дигән икән. Хуҗа: «Зинһар, сорама, минем шәһәргә барып йөрергә вакытым юк», – дип җавап биргән. «Хат язар өчен шәһәргә барырга кирәкми бит», – дигәч, Хуҗа:

– Минем язуымны үземнән башка беркем дә таный алмый. Шуңа күрә үзем язган хатны укыр өчен шәһәргә үземә бармыйча булмый, – дигән.



Хуҗаның соңгы сүзе

Хан, Хуҗаның батырлыгын сынар өчен:

– Хәзер үк асыгыз үзен! – дип боерган.

Палачлар хуҗаны асарга дип алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дәшмәгән.

– Синең актык минутларың җитте. Соңгы сүзеңне әйтеп кал, – дигән хан.

– Бер сүзем юк, бары кечкенә генә бер үтенечем бар.

– Нинди үтенечең? – дигән хан.

– Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар, – дигән Хуҗа.



Акыллы кеше

Хуҗа бервакыт үз-үзе белән сөйләшеп йөри икән. Моңа гаҗәпләнеп, бер кеше Хуҗадан:

– Хуҗа әфәнде, нигә син гел үзалдыңа сөйләнеп йөрисең? – сораган.

Хуҗаның исе китми генә:

– Гомерем буена акыллы кешеләр белән генә сөйләшергә яратам, шуларның берсе үзем булам инде, – дигән.



җавап

Хуҗаның күршеләре:

– Әйтегезче, Хуҗа, бу әтәч ни өчен бер аягында басып тора? – дип сораганнар.

– Әгәр ул икенче аягын да күтәрсә, һичшиксез, егылыр иде, – дип җавап кайтарган.



Хуҗа һәм балалар

Хуҗа урамнан барганда, бер төркем балалар очраткан. Ул балаларны алдарга теләп:

– Балалар, әнә теге урамда чикләвек бик күп, теләгән кадәр алырга мөмкин, – дигән.

Хуҗаның сүзенә ышанып, балалар ул күрсәткән урамга йөгергәннәр. Балаларның йөгерүләрен күреп, Хуҗа:

– Әллә анда чыннан да чикләвек бирәләрме икән? – дип, үзе дә балалар артыннан йөгергән.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Үрнәк буенча эшләгез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: Марат мәзәкләр сөйли.

а) Марат мәзәкләр сөйли ала.

Марат умеет рассказывать веселые истории.

б) Марат мәзәкләр сөйләп карады.

Марат попытлася рассказать веселую историю.

в) Марат мәзәкләр сөйләргә тиеш.

Марат должен рассказывать веселые истории.

1) Хәбир балалар бакчасында концерт куя.

2) Марина Мараттан сорый.

3) Хуҗа шәһәргә бара.

4) Хуҗа хат яза.

5) Хан Хуҗаны асарга дип боера.

6) Хуҗа үз-үзе белән сөйләшә.

7) Әтәч бер аякта басып тора.

8) Хуҗа балаларны алдый.

9) Хуҗа үз алдавына үзе ышана.

10) Актырнак сөйләшә.


2. Дөрес җөмләләр төзегез:

1) Әтәч бер генә аягында басып тора, чөнки (а) аның икенче аягы юк; б) икенчесен күтәрсә, ул егыла; в) ул шулай ял итә).

2) Хәбир Бөгелмәгә бара, чөнки (а) анда аның футбол карыйсы бар; б) аның анда лекциягә барасы бар; в) анда аның балалар бакчасында концерт куясы бар).

3) Марат күп мәзәкләр белә, чөнки ул (а) күңелле кеше; б) җырлый алмый; в) кызганыч хикәяләр белми).

4) Актырнак сөйләшә башлады, чөнки (а) ул тутый кошларны ашады; б) аның Зөлфия апаны саклап каласы килгән; в) аңа әңгәмәдәш кирәк булган).

5) Хуҗаның хатыны тавык шулпасы белән пәрәмәч әзерләде, чөнки (а) аңа моны әзерләргә куян әйтте; б) аңа моны әзерләргә Хуҗа әйтте; в) ул үзе бу ашларны әзерләргә теләде).

6) Хәбир, чәчәкләр эзләп, бөтен шәһәрне әйләнеп чыкты, чөнки (а) ул Әлфиягә чәчәкләр бүләк итәргә тиеш иде; б) ул Әлфиягә чәчәкләр бүләк итәргә теләде; в) аны Әлфия үзе чәчәкләргә җибәрде).

7) Фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный иде, чөнки (а) ул булганына канәгать булды; б) аның күлмәге юк иде; в) аның акчасы да, проблемалары да юк иде).

8) Ярлы кеше бәрәңге боткасы ашый, чөнки (а) ул дөге боткасын яратмый иде; б) аның башка бернәсәсе юк иде; в) ботка өчен сөте юк иде).

9) Хуҗаның хат белән шәһәргә барасы бар иде, чөнки (а) ул вакытта почта эшләмәгән; б) ул хатны шәһәрдә генә яза алган; в) аның язуын аннан башка беркем таный алмаган).

10) Хуҗа үз-үзе белән сөйләшкән, чөнки (а) аны моның турында сорасыннар дип көткән; б) аның сөйләшергә кешесе булмаган; в) ул акыллы кешеләр белән генә сөйләшергә яраткан).


3. Бу җөмләләр турында үз фикерегезне әйтегез:

Үрнәк: Хуҗа ханны асарга дип боерган.

Юк, Хуҗа ханны асарга дип боермаган. Киресенчә, хан Хуҗаны асарга дип боерган.

Алексей Чаллыга концерт куярга бара.

Юк, Алексей Чаллыга концерт куярга бармый. Ул анда футбол карарга бара. Ә концерт куярга Бөгелмәгә Хәбир бара.

1) Балалар Хуҗаны алдаганнар.

2) Хуҗа Насретдин бер аягында басып торган.

3) Хуҗаның күршесе хат язган.

4) Алексей татар телен дүрт яшендә белгән.

5) Марина Маратка татар теле буенча киңәшләр бирде.

6) Маратның иртә белән ашарга пешерәсе бар.

7) Тавык чыркылдый белә.

8) Тычкан кешни белә.

9) Зөлфия апаның мәчесе булган.

10) Искәндәр этенә кибеттән ашарга сатып ала.


4. җөмләләрне башкача әйтегез:

Үрнәк: Мин лекциягә барырга тиеш.

Миңа лекциягә барырга кирәк.

Минем лекциягә барасым килә.

1) Хәбир Бөгелмәгә барырга тиеш.

2) Марат «Ак Барс – Динамо» уенын карарга тиеш.

3) Әлфия кибеткә барырга тиеш.

4) Актырнак тутый кошларны ашагач сөйләшергә тиеш.

5) Әлмәттән Казанга барганда, автобус Чистай аша узарга тиеш.

6) Этең булса, син аны ашатырга тиеш.

7) Әлфиянең туган көне җиткәч, Хәбир чәчәкләр сатып алырга тиеш.

8) Бүген Рәмзия дөгеле, йөземле, кортлы гөбәдия пешерергә тиеш.

9) Аш тәмле булсын өчен, Искәндәр ашка тозны күбрәк салырга тиеш.

10) Патшаны терелтер өчен, вәзирләр үз илләрендә бәхетле кешене табарга тиеш.


5. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Марат любит давать полезные советы. А Искандер умеет их давать.

2) Ходжа Насретдин – это обобщенный образ народного мудреца у тюркских народов.

3) Кроме меня, мое письмо никто не сможет прочитать.

4) Хан, желая испытать мужество Ходжи Насретдина, приказал: «Сейчас же повесьте его!».

5) Когда меня трогают за шею, мне становится щекотно.

6) «Может, там и вправду раздают орехи?» – подумал Ходжа и побежал за детишками.

7) Вспомогательные глаголы часто встречаются в газетных статьях и в художественной литературе.

8) Татарский язык очень легкий. Ведь татарские дети его знают уже в три-четыре года.

9) Марат умеет хорошо говорить, но не умеет петь.

10) Хабир завтра должен поехать в Бугульму.



Основной курс: 31 дәрес.  → 


© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>