Урок №4. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок четвёртый — Дүртенче дәрес


Алмашлыклар

Алмашлыклар: мин, син, ул, без, сез, алар, бу, нәрсә?, кем? ...


Без студентлар. Без сыйныфта татар теле дәресендә утырабыз.Укытучы безгә татарча текст укый. Без аңа карыйбыз. Аннары ул тактада яңа сүзләр яза, һәм без аларны укыйбыз. Мин Марат янында утырам, без аның белән дуслар.

Минем тагын дусларым бар. Сергей Мәскәүдә тора. Мин аңа хат язам. Ул миңа да күп яза. Миннән Мәскәүгә хат өч көн бара, ә Сергейдан миңа биш көн килә.


Саннар:

0 – ноль
11 – ун + бер 
12 – унике
13 – унөч 
14 – ундүрт
20 – егерме 
21 – егерме бер
22 – егерме ике 
23 – егерме өч
30 – утыз 
32 – утыз ике
40 – кырык 
43 – кырык өч
50 – илле 
54 – илле дүрт
60 – алтмыш 
65 – алтмыш биш
70 – җитмеш 
76 – җитмеш алты
80 – сиксән 
87 – сиксән җиде
90 – туксан 
99 – туксан тугыз
100 – йөз 
101 – йөз дә бер
110 – йөз ун 
134 – йөз утыз дүрт
200 – ике йөз 
300 – өч йөз
500 – биш йөз 
900 – тугыз йөз
576 – биш йөз җитмеш алты
315 – өч йөз унбиш
1000 – мең 
1006 – (бер) мең алты
1975 – (бер) мең тугыз йөз җитмеш биш
2998 – ике мең тугыз йөз туксан сигез
1 000 000 – бер миллион
1 000 000 000 – бер миллиард


А/Б – Бдан А

1/6 – алтындан бер; 3/8 – сигездән өч; 1/4 – дүрттән бер = чирек; 1/1000 – меңнән бер; 1/2 – икедән бер = ярты; 0,6 – уннан алты; 0,61 – йөздән алтмыш бер; 1,6 – бер бөтен уннан алты; 2 2/3 – ике бөтен өчтән ике; 5,7 – биш бөтен уннан җиде.



Искәндәр күп укый. Аның күп китабы бар. Искәндәрнең 800 китабы бар. Ә Илдусның ничә китабы бар? Илдус күп укымый, аның 50 генә китабы бар.

Мин – Искәндәр. Мин Әлмәттә торам. Хәзер мин бүлмәдә утырам. Бу – минем бүлмә. Монда өстәл, ике урындык, бер тәрәзә һәм күп китап бар. Мин укырга яратам. Минем бүлмәдә телевизор юк, компьютер бар. Мин компьютерда күп эшлим һәм уйныйм. Ә телевизорны мин Рафис абый бүлмәсенә кереп карыйм.

Бу – минем Рафис абый. Ул укымый, ул эшли. Аның бүлмәсе зур. Анда телевизор бар, зур диван һәм кечкенә генә өстәл. Рафис абый телевизор карарга ярата. Аның бүлмәсендә китап аз, компьтер да юк.

Мин – Асия. Мин мәктәптә бишенче сыйныфта укыйм. Мин татар теле һәм математика дәресләре яратам.


5 + 5 = 10 – бишкә бишне кушкач, ун була.

6 + 7 = 13 – алтыгна җидене кушкач, унөч була.

А + Б = В – Ага Бны кушкач, В була.

2 * 2 = 4 – икене икегә тапкырлагач, дүрт була.

3 * 4 = 12 – өчне дүрткә тапкырлагач, унике була.

А * Б = В – Аны Бга тапкырлагач, В була.

12 : 4 = 3 – уникене дүрткә бүлгәч, өч була

35 : 7 = 5 – утыз бишне җидегә бүлгәч, биш була.

А : Б = В – Аны Бга бүлгәч, В була.

9 – 1 = 8 – тугыздан берне алгач, сигез кала.

23 – 15 = 8 – егерме өчтән унбишне алгач, сигез кала.

А – Б = В – Адан Бны алгач, В кала.



Биштән өчне алгач, ике калмы? Әйе, дөрес.

Бишкә икене кушкач, сигез буламы? Юк, дөрес түгел.

Алтыны алтыга тапкырлагач, ничә була? Утыз алты була. Дөрес.

Сигезне дүрткә бүлгәч, ничә була? Өч була. Юк, дөрес түгел. Сигезне дүрткә бүлгәч, ике була.



КҮНЕГҮЛӘР


1. Тәрҗемә итегез:

1) Маратның яңа китабы бар. Хәзер ул аны укый. Ә кем телевизор карый? Рафис телевизор карый.

2) Марат белән Илдус лекциядә утыралар. Аннары алар институттан өйгә кайталар.

3) Марат – Искәндәрнең дусты. Алар бергә институтка баралар һәм бергә институттан кайталар.

4) Искәндәрнең бүлмәсендә китаплары бар, ул күп укый. Ә Илдусның өендә китаплары аз. Ул күп укымый.

5) Сыйныфта унбер студент утыра. Алар тактага карыйлар. Укытучы аларга тактада сүзләр яза, студентлар сүзләрне укыйлар һәм дәфтәрләренә язалар.

6) Минем бүлмәдә бер өстәл, зур карават, кечкенә диван, ике урындык бар. Бүлмәнең стеналары яшел, ә түшәме ак.

7) Сыйныфта ике тәрәзә, бер такта, унбиш өстәл бар. Өстәлләр артында студентлар утыралар. Хәзер татар теле дәресе бара.

8) Унбишкә егеермене кушкач, утыз биш буламы? Әйе, дөрес.

9) Сыйныфта унике өстәл һәм унбиш урындык бар. Студентлар ике өстәлне һәм дүрт урындыкны алып чыгалар. Сыйныфта ничә өстәл һәм урындык кала?

10) Унсигезне алтыга бүлгәч, дүрт буламы? Юк, дөрес түгел. Унсигезне алтыга бүлгәч, өч була.


2. Cүзләр белән языгыз:

12, 27, 98, 6, 123, 251, 555, 1965, 1998, 16 243, 275 000; 2 + 8 = 10; 56 + 46 = 102; 5 * 4 = 20; 76 – 26 = 50; 234 – 231 = 3.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сезнең китапларыгыз күпме?

2) Син күп укыйсыңмы?

3) Син кайда торасың?

4) Синең бүлмәдә стеналар нинди?

5) Сезнең сыйныфта ничә өстәл бар?

6) Татар теле дәресендә сез нишлисез?

7) Алтыны җидегә тапкырлагач, ничә була?

8) Утыз биштән унны алгач, ничә кала?

9) Алтмыш бишкә утыз бишне кушкач, күпме була?

10) Утыз бишне җидегә бүлгәч, биш була. Бу дөресме?


4. Үрнәк буенча языныз:

Үрнәк: Алтмыш икегә өчне кушкач, алтмыш биш була. Әйе, дөрес, алтмыш бергә өчне кушкач, алтмыш биш була.

1) Бишкә җидене кушкач, унике була.

2) Алтыга сигезне кушкач, унбиш була.

3) Унга унны тапкырлагач, мең була.

4) Йөзне иллегә бүлгәч, өч була.

5) Алтмыш алтыдан җидене алгач, алтмыш кала.

6) Сиксән сигездән сигезне алгач, сиксән кала.

7) Бишне бишкә тапкырлагач, егерме була.

8) Искәндәр күп укый.

9) Искәндәр телевизор карарга ярата.

10) Рафис компьютерда күп уйный.


5. «Минем дустым һәм аның бүлмәсе» темасына инша языгыз. Түбәндәге сүзләрне кулланыгыз:

укый, ярата, яшел, ак, төсле, өстәл, зур, күп, уйный, тәрәзә, аз …



Основной курс: 5 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>