Урок №7. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок седьмой — Җиденче дәрес


Ничек?

Эшләрең ничек? Минем эшләрем әйбәт. Ничек эшлисең?

Бу күнегүне ничек эшләргә? Сорауны ничек бирергә?

Эшләр ничек? Рәхмәт, эшләрем яхшы.

Эшләр ничек? Безнең эшләребез яхшы гына бара.

Эшләр ничек? Эшләр әлегә яхшы түгел, эшләр начар.

Хәлләрегез ничек? Хәлләр начар түгел.

Хәлләрегез ничек? Рәхмәт, хәлләребез бик әйбәт.

Бу нәрсә? Бу көндәлек. Бу көндәлектә нинди ай? Гыйнвар – елның беренче ае. Бер елда унике ай бар. Айлар: гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь, июль, август, сентябрь, октябрь, ноябрь, декабрь. Гыйнвар аенда 31 көн була, ә февраль аенда я 28, я 29 көн генә була.

Бер айда дүрт тулы атна була. Бер атнада җиде көн: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. 

Көндәлеккә карагыз. Бүген ничәсе? Бүген уналтынчы гыйнвар, пәнҗешәмбе көн. Иртәгә унҗиденче гыйнвар, җомга көн булачак. Ә кичә унбишенче гыйнвар, чәршәмбе көн булды. Беренче гыйнвар нинди көн булды? Беренче гыйнвар чәршәмбе көн булды. Утыз беренче гыйнвар нинди көн була? Утыз беренче гыйнвар җомга көн була.

6-12 гыйнвар – үткән атна булды;

13-19 гыйнвар – бу атна бара;

20-26 гыйнвар – киләчәк атна булачак.

Иртә– сәгать алтыдан (6.00) унбергә (11.00) кадәр. Кич – сәгать алтыдан (18.00) унбергә (23.00) кадәр. Көң иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать унбергә кадәр. Төн – кичке унбердән иртәңге алтыга кадәр.

Көн + төн = тәүлек. Бер тәүлектә 24 сәгать була. Ике тәүлектә 48 сәгать.

Иртәнге сәгать җиде – 7.00;

Кичке сәгать җиде – 19.00;

Көндезге сәгать бер – 13.00;

Төнге сәгать бер – 1.00.

Иртәгә ничәсе була? Иртәгә унсигезенче гыйнвар буламы? Юк, иртәгә унҗиденче гыйнвар гына, җомга көн булачак.

→ Иртәгә җомга көн була = Иртәгә җомга көн булачак

Завтра пятница = завтра будет пятница

Кичә ничәсе булды? Кичә ундүртенче гыйнвар булдымы? Юк, кичә унбишенче гыйнвар, чәршәмбе көң булды.

Ә бүген ничәсе? Бүген унбишенче гыйнвармы? Юк, бүген уналтынчы гыйнвар, пәнҗешәмбе көн.


Иртә → көн → кич

Кичә → бүген → иртәгә

Иртән → көндез → кичен

Иртә белән → көндез → кич белән


Иртә белән мин сәгать җидедә торам. Кич белән син унбердә генә ятасың. Ул көндез институтта укый. Ә эшчеләр көндез заводта эшлиләр. 

Син иртәгә эшкә барасыңмы? Әйе, иртәгә көндез мин эшлим, ә кичен концертка барам.

Иртә белән син сәгать ничәдә ашыйсың? Иртән мин җидедә ашыйм. Син көндезге ашны кайчан ашыйсың? Мин институттан сәгать икедә кайтам һәм көндезге ашны ашыйм.

Иртә белән минем әнием сәгать алтыда тора. Аннары ул безне уята. Сәгать җидедә без иртәнге ашны ашыйбыз. Без ашыйбыз да институтка китәбез.

Көндезге сәгать икедә мин институттан кайтам. Әти дә, әни дә, Рафис абый да көндезге ашны ашханәдә ашыйлар. Без Асия белән икәү генә өйдә булабыз.

Кичке сәгать җидедә без гаиләбез белән бергә өстәл артына кичке аш ашарга утырабыз.



Диалоглар

* * *

– Исәнме, Вәли.

– Исәнмесез, Булат абый.

– Эшләрең ничек?

– Рәхмәт, эшләрем яхшы. Сезнең хәлләрегез ничек соң?

– Ярый гына, бик яхшы дип әйтеп булмый. Ярар, Булат абый, сау булыгыз.

– Сау бул.


* * *

– Хәерле кич, Наилә апа.

– Исәнме, улым. Хәлләрең ничек?

– Рәхмәт, бик әйбәт, Наилә апа. Үзегез ничек яшисез?

– Ярый гына, улым… Сиңа нәрсә кирәк соң?

– Миңа бер китап кирәк иде.

– Нинди китап, улым?

– Гомәр Бәшировның «Сиваш» әсәре.

– Хәзер бирәм… Мә, улым, укы…

– Бик зур рәхмәт Сезгә, Наилә апа.

– Исән бул, зур үс!

– Сау булыгыз.

– Сау бул.


* * *

– Сәлам, Марат.

– Сәлам. Хәлләр ничек?

– Ярыйсы гына.

– Син иртәгә концертка барасыңмы?

– Юк, иртәгә мин эшлим.

– Ярар, сау бул.

– Хуш, исән бул.


* * *

– Исәнмесез, Лилия Маратовна.

– Исәнмесез, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.

– Лилия Маратовна, сорау бирергә ярыймы?

– Ярый, бирегез.

– «Сәлам» сүзе ничек языла?

– «Сәлам» сүзе «с-ә-л-а-м» дип языла, ә [сәләм] дип әйтелә. Ул нечкә әйтелә. Аңладыгызмы?

– Аңладым, бик зур рәхмәт Сезгә.


* * *

– Хәерле көн!

– Хәерле көн, ничек яшисез?

– Рәхмәт, ярыйсы гына… Сезнең хәлләрегез ничек соң?

– Безнең бик әйбәт. Бүген без кич белән концертка барабыз… Безнең әле тагын билетлар бар. Безнең белән барасызмы?

– Бик зур рәхмәт сезгә, барабыз…


* * *

– Исәнме, Рәдиф.

– Исәнмесез.

– Син бүген футболга барасыңмы?

– Юк, бүген кич белән мин дәресләрне кабатлыйм.

– Ярар, футбол беткәч, мин сиңа керәм, ярыймы?

– Ярар, керегез…

– Сау бул.

– Сау булыгыз.


КҮНЕГҮЛӘР

1. Сорауларга җавап бирегез:

1) Гыйнвар аенда ничә көн була?

2) Бер айда ничә тулы атна була?

3) Атнада ничә көн?

4) Сишәмбе атнаның ничәнче көне?

5) Җомга атнаның ничәнче көне?

6) Сез атнаның нинди көннәрен беләсез?

7) Бүген егерменче февраль. Иртәге ничәсе була?

8) Кичә егерме бишенче май булды. Бүген ничәсе?

9) Кичә унбишенче июнь булды. Иртәгә ничәсе була?

10) Бүген чәршәмбе көн. Кичә атнаның нинди көне булды?

11) Кичә пәнҗешәмбе көн булды. Иртәгә атнаның нинди көне булачак?

12) Син иртә белән сәгать ничәдә торасың?

13) Син иртәнге ашны сәгать ничәдә ашыйсың?

14) Ә кич белән син ничәдә ашыйсың?

15) Син сәгать ничәдә ятасың?

16) Искәндәрнең әтисе көндезге ашны кайда ашый?

17) Бер тәүлектә ничә сәгать була?

18) Искәндәрнең институтта дәресләре кайчан бетә?

19) Татар телендә «рәхмәт» сүзенә нинди җавап кайтаралар?

20) «Сәлам» сүзе ничек языла һәм әйтелә?


2. Татарчага тәрҗемә итегез:

– Здравствуй.

– Здравствуйте, как дела?

– Нормально. А как ваши дела?

– Мои не очень. Передай привет отцу.

– Хорошо, до свиданья.

– Всего доброго (Будь здоров).


– Привет! Ты сегодня пойдешь на хоккей?

– Здравствуй. Я сегодня вечером буду повторять уроки.

– Ладно… А завтра на концерт пойдешь?

– У меня билетов нет.

– У нас есть лишние билеты. Пойдешь с нами?

– Пойду, огромное спасибо.


– Добрый день.

– Добрый день. Как поживаете?

– Спасибо, нормально… А как у вас дела?

– У нас все хорошо. Мы идем сегодня вечером на футбол.

– Я не пойду сегодня. Я работаю. Я завтра зайду к вам, ладно?

– Хорошо, во сколько часов ты придешь?

– В шесть вечера.

– Ладно, до встречи.

– Всего доброго.


3. Сүзләр өстәгез:

1) Гыйнвар – елның … ае.

2) Гыйнвар аенда 31 … бар.

3) Бер айда дүрт тулы … була.

4) Җомга – атнаның … көне.

5) … – иртәнге сәгать алтыдан унбергә ….

6) Бер тәүлектә 24 … була.

7) Син кич … сәгать ничәдә ятасың?

8) Бүген чәршәмбе көн. Иртәгә … көн була?

9) Ярар, сау бул. Әниеңә … әйт.

10) Искәндәр институттан … сәгать икедә кайта.


4. Берсе артык:

Үрнәк: өстәл урындык җөмлә

кызыл бара яшел



Основной курс: 8 дәрес.  → 


© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>